Бүген Лаеш муниципаль районында йомгаклау сессиясе узды, анда 2019 елда эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр һәм 2020 елга бурычлар билгеләделәр. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узды.
Республика муниципаль берәмлекләренең 2019 елда социаль-икътисадый үсеше рейтингында Лаеш муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлеге булган муниципаль районнар арасында 3 нче урынны һәм 1 нче урынны алып тора. 2019 елда тулай территориаль продукт бәяләү буенча 29 млрд. сум тәшкил итте, 10,2% үсеш белән, дип хәбәр итте төп докладчы – Лаеш муниципаль районы җитәкчесе Илдус Зарипов.
Районда эшсезлек дәрәҗәсе республикада иң түбәннәрнең берсе һәм 1 нче гыйнварга 0,21% ны тәшкил итә.
Сәнәгать, кече һәм урта бизнес, авыл хуҗалыгы уңышлы үсә. Йомырка җитештерү узган елда 959 миллион данә тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда 15% ка арткан. Район авыл хуҗалыгына ярдәм итү буенча барлык республика программаларында актив катнаша. 2019 елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 184 млн. сумга якын дәүләт ярдәме алдылар. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, дип хәбәр итте Зарипов.
115 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу планның 115% тан артыграгын тәшкил итә.
«Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында 2019 елда балалар сырхауханәсенә 3 млн. сумнан артык бәягә заманча медицина җиһазлары кайтты.
«Лаеш районының этник традицияләре» дигән уникаль туристик маршрут үсеш алды. Маршрут өч авыл – Никольск, Атабай, Ташкирмән авыллары аша уза. «Каравон» Бөтенроссия рус фольклоры фестивале - Татарстан Республикасында үткәрелә торган төп һәм массакүләм чараларның берсе. Ел саен бәйрәмдә 20 меңнән артык тамашачы, шулай ук Россиянең һәм Татарстанның дистәләгән төбәгеннән йөзләгән фольклор коллективлары, гамәли сәнгать осталары җыела. «Державин урыннары буйлап» туристик маршруты һәм ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия шигърият фестивале, аның кысаларында шагыйрь исемендәге республика Дәүләт премиясен тапшыру бара.
«Кама диңгезе» пляжы бренд буларак танылды.
«Татарстан Республикасында универсаль спорт мәйданчыклары төзү» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында Сокуры авылында мини-футбол кыры файдалануга тапшырылды. «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Кирби авылында «Демография» илкүләм проекты кысаларында волейбол һәм баскетбол мәйданчыгы төзелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Лаеш шәһәрендә ясалма бозлы ябык шугалак төзү проекты әзерләнде. Хәзерге вакытта әлеге спорт объектын төзүгә республика бюджетыннан 215 млн. сум бүлеп бирелгән.
2019 ел нәтиҗәләре буенча районда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны районда яшәүче халыкның 51% тан артык тәшкил итте. Бу күрсәткеч республика буенча уртачадан югарырак.
Алексей Песошин районның икътисади күрсәткечләрен югары бәяләде. «Төп бурыч-гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү,-дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры. - Лаеш районы республикада иң уңышлы үсеп килүче районнарның берсе. Аның төп конкурентлы өстенлекләре – үсеш алган транспорт, экология һәм башкалага якын булу. Район икътисади үсеш темпларын һәм халыкның тормыш сыйфатын арттыру өчен бөтен ресурсларга ия". Песошин җир фондына сакчыл карарга, авылда кече хуҗалык рәвешләренең активлыгын арттырырга һәм үзмәшгульләр санын арттыру өстендә эшләргә өндәде.
Сессия башланганчы җирле җитештерүчеләр күргәзмәсе оештырылган иде. Алексей Песошин «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексы, «Яратель» кошчылык фабрикасы, Лаеш балык заводы казанышлары, фермер хуҗалыклары һәм башка оешмалар продукциясе белән танышты.