Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының балыкларга кислород җитмәүне булдырмау буенча чираттагы чараларын Лаеш муниципаль районында оештырдылар.
Акция Советлар Союзы Герое, зур стажлы балыкчы - Борис Кузнецов һәм ТР Хәрби комиссариатының Лаеш районы буенча җитәкчесе җитәкчелегендә узды. Балыкчылар, егерьлар да актив кушылды.
Мочалище күлендә 50дән артык чокырчыклар һәм майналар борауладылар.
Шулай ук балыкны коткару буенча төп урыннар булып, региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлыкларының аеруча саклана торган табигый территорияләре дә тора.
Барлыгы агымдагы елда республиканың 17 муниципаль районында 60ка якын сулыкны колачлап алу планлаштырыла. Чаралар боз эрегәнчегә кадәр дәвам итәчәк.