Бүген Лаешта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең территориаль бүлеге һәм «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарындагы филиалы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге эшчәнлеге турында җитәкчесе Ирина Карпова сөйләде. Марсель Габдрахманов - «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең филиалы баш табибы үзәк эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Эчәргә яраклы су белән тәэмин итү чыганакларын санитар саклау зоналарын оештыруның һәм кирәкле рөхсәт документларының проблемалы мәсьәләләре турында территориаль бүлекнең баш белгеч-эксперты Арслан Гадиатуллин сөйләде.