Лаеш муниципаль районының Имәнкискә авылы мәдәният йортында “Иң яхшы вожатый – 2020” республика конкурсының финалы узды. Финалда Татарстан Республикасының 42 муниципаль районыннан 48 отряд вожатые катнашты.
Конкурс Татарстан Республикасында 2000 елдан бирле үткәрелә һәм «Татарстан Варислары Берлеге» Республика иҗтимагый оешмасының бренд проектына әверелде.
«Иң якты» номинациясендә Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2 нче урта мәктәбе укучысы Полина Алешина җиңүче булды.
Конкурс финалын үткәрүдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, «Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» ДБУ, «Татарстан Варислары Берлеге» Республика иҗтимагый оешмасы, «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Татарстан төбәк бүлеге, «Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе һәм Лаеш муниципаль районы Имәнкискә урта гомуми белем бирү мәктәбе ярдәм итте.