27 февральдә 14.30 да Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2 нче урта мәктәбе базасында «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узачак. Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерлек белән бәйле артык киеренкелекне бетерергә, җәмәгатьчелекне имтихан процедурасы белән яхшырак таныштырырга ярдәм итәчәк. Ата-аналар акция барышында беренче тапкыр тарих буенча белемнәрен тикшерәчәкләр. Акция өчен имтихан эшләренең кыскартылган вариантлары эшләнгән. Акциядә барлык теләүчеләр катнаша ала.