"Зур юлның Бөек башы". Үзәк китапханәдә ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлады

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

«Зур юлның Бөек башы»  - шундый исем астында Үзәк балалар китапханәсенең уку залында ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган күргәзмә – карау оештырылды.

                Күргәзмәнең һәр бүлегендә республикабызның тарихи, мәдәни, рухи һәм әдәби мирасы турында сөйләүче әдәбият тәкъдим ителгән.

                «Бу китаплар битләре – үзе тарих» бүлегендә ТАССРның борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр барлыкка килү һәм үсеш тарихын чагылдырган әдәбият тәкъдим ителгән.

                Башкалабызның матурлыгына һәм бөеклегенә, Казан ханлыгы чорыннан алып безнең көннәргә кадәр Казанның барлыкка килү тарихы, замандашларының риваятьләрендә, истәлекләрендә урын алган әдәбият «Казан-безнең башкалабыз!» бүлекчәсендә.

                Г.Тукай, Ә. Алиш, М. Җәлил, Л. Лерон, Р. Кутуй һ. б. язучылар һәм шагыйрьләрнең әсәрләре «Әдәби Татарстан» бүлегендә тәкъдим ителгән.

                Республикабызның рухи, тарихи һәм мәдәни байлыгын ачып бирүче әдәбият «Рухи мирас» бүлегендә тәкъдим ителә. Биредә теләге булган һәркем тарих һәм архитектура һәйкәлләре турында әдәбият, шулай ук телдән халык иҗаты әсәрләре таба алачак.

                «Мин яши торган төбәк» бүлегендә Туган як тарихы һәм мәдәнияте турында әдәбият тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International