Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты “Минем шәҗәрәм" генеалогик тикшеренүләр конкурсы үткәрә.
Конкурс 2020 елның 20 апреленә кадәр үткәреләчәк. Төп максаты-гаилә шәҗәрәләре традицияләрен яңарту, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм аларга ярдәм итү.
Конкурсның бурычлары:
- шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү;
- гаилә тарихының ил тарихына катнашы булуын өйрәнү нигезендә балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә булышлык күрсәтү;
- гаилә традицияләрен һәм буыннар арасында элемтәләрне ныгытуга ярдәм итү;
- тарихи-шәҗәрә тикшеренүләре традицияләрен саклау һәм үстерү;
-архив материаллары белән эшләүгә, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга җәлеп итү.
Конкурста барлык теләүчеләр дә катнаша ала.:
1 Төркем - 1-4 сыйныф укучылары;
2 төркем - 5-8 сыйныф укучылары;
3 төркем - гомуми белем бирү оешмалары 9-11 сыйныф укучылары;
4 төркем-18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар;
5 төркем-18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар.
Конкурста җиңүчеләр һәр яшь төркеме буенча аерым билгеләнә.
Конкурска, беренче яшь төркемендә катнашучылардан тыш, бары тик шәхси тәртиптә генә башкарылган эшләр кабул ителә.
Конкурста катнашучыларның эшләре ике этапта карала, 5 төркем эшләреннән тыш:
1 этап-муниципаль этап Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге тарафыннан 2020 елның 19 февраленнән 20 мартына кадәр үткәрелә;
2 этап-республика этабы 2020 елның 21 мартыннан 20 апреленә кадәр үткәрелә.
Конкурс эшләре эчтәлегенә таләпләр:
- максат һәм бурычлар булу;
- үз нәселе тарихы турында нигезле һәм документаль расланган мәгълүмат булу, архив документларына сылтамалар, аңлатма язулары һәм бирелгән материалларга тарихи белешмәләр булу;
- ата-бабаларының тормыш эшчәнлеге, аларның ил, туган як тарихындагы роле турында мәгълүмат булу (мәгълүмат булган очракта);
- үз гаиләсенең милли тамырлары һәм ата-бабаларының конфессиональ карашы турында мәгълүмат булу (бу мәгълүмат булган очракта);
Конкурста җиңүчеләр өчен призлар:
1-4 яшь төркемнәре: 1 урын-планшет, 2 урын-смартфон, 3 урын-электрон китап (бер приз-беренче урын, ике приз-икенче урын, өч приз-өченче урын өчен);
5 яшь төркеме: 1 урын-50 мең сум, 2 урын-30 мең сум, 3 урын-20 мең сум.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге Татарстан Республикасы Дәүләт архивының рәсми сайтында- “ Эшчәнлек. Грантлар. Архив бәйгеләре" бүлегендә.