Илдус Зарипов гражданнарны кабул итте

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районы Советында Илдус Зарипов гражданнарны кабул итте. Аерым алганда, җир участогын рәсмиләштерү, авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре, районда мәдәният, спорт һәм яшьләр хәрәкәтен үстерү буенча тәкъдимнәр каралды.

Гражданнарны кабул итү һәр сишәмбе көнне сәгать 8 дән 12гә кадәр үткәрелә. Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көнне 8дән  12гә кадәр түбәндәге адрес буенча башкарыла:
Лаеш шәһәре, Беренче Май ур.39 йорт, каб. 17. Яисә телефон номеры буенча – 8(84378)25727.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International