Бүген Лаешта йомгаклау медсоветы узды. Анда район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко катнаштылар. "Лаеш РҮХ" ДАССОда 2019 елда башкарылган эшләр турындагы доклад белән баш табиб – Елена Коробова чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, районда гомер озынлыгы 2011 елда 69 яшь булса, 2019 елда 73,4 кә кадәр арткан.
Район үзәк хастаханәсе барлык кирәкле база җиһазлары, аппаратурасы белән җиһазландырылган. Медицина техникасы тулы күләмдә кулланыла. Әмма миокард инфаркты һәм медицина ярдәме сорап баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы белән авыруларның соң әйләнеше проблемасы сакланып кала. Профилактика максаты белән сәламәт яшәү рәвеше мәктәбенә аерым игътибар бирелә, «Инсультны профилактикалау», «Артериаль гипертонияне профилактикалау», «Онкология авыруларын профилактикалау», «Туберкулезны профилактикалау», «Тәмәке тарту проблемалары», «Балаларда авыруларны профилактикалау», «ВИЧ йогышын һәм СПИДны профилактикалау» темаларына халыкка медицина белеме бирү буенча чаралар гамәлгә ашырыла.
2019 елның 2 сентябреннән Лаеш РҮХдә «Алтын көз» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә «Демография» программасын тормышка ашыру кысаларында 65+ «Татарстан Республикасы медицина оешмаларына авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны китерүне тәэмин итү» проекты старт алды. 626 өлкән кешегә медицина тикшерүе узды.