Лаеш районында Җиңү көненә багышланган чаралар дәвам итә. Ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Якын көннәрдә район Советы, Башкарма комитеты җитәкчеләре, депутатлар, сәламәтлекләре буенча тантаналы чараларда катнаша алмаган ветераннарны өйләренә барып тәбрикләячәкләр. Исегезгә төшерәбез, ветераннарга юбилей медальләрен тапшыру тантанасына Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов 23 февральдә район мәдәният йортында узган тантаналы чарада старт бирде. Истәлекле бүләкләрне сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары алачак.