Татарстанда язгы кыр эшләре иртәрәк башланырга мөмкин

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм минераль ашламалар туплау мәсьәләләре турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.

Аның сүзләренчә, "быелгы кыш гадәти кыштан аерыла, салкыннар да булмады, кар да узган елгыдан азрак булды. Февральнең җылы торуы да кар катламын киметте. Язгы кыр эшләре алданрак та башланырга мөмкин».

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, башта көзге культуралар кырларында эш башларга туры килер. Республикада көздән 494 мең га көәге культуралар чәчелде, аларның торышы яхшы. Кыш дәвамында Россия авыл хуҗалыгы үзәге хезмәте тарафыннан чәчүлекләр торышына мониторинг үткәрелде.

«Әлегә көзге культураларның һәлак булуы күзәтелми, – диде Наил Залаков. – Әмма шундый һава торышында үсемлекләрдә шикәр кимергә мөмкин. Шуңа күрә аларны азот ашламалары белән вакытында тукландырырга кирәк булачак. Алай иткәндә, шактый зәгыйфьләнгән үсемлекләр дә көчеп, яхшы уңыш бирергә мөмкин».

Гомумән, бүген республикада 88,5 мең тонна ашлама туплаган, ягъни бер гектарга – 31,7 Әлегә бу узган елдагыдан 3 кг-га күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International