Татарстанда фермерлар арасында грантлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан авыл хуҗалыгы җитештерү эшчәнлеген үстерү буенча грант алу өчен гаризалар кабул итү башланды. Конкурс «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проекты һәм «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проекты кысаларында үткәрелә.

Грант алучылар ит һәм сөт терлекчелеге, ат үрчетү, сарыкчылык, кошчылык, умартачылык, балык җитештерү, шулай ук җиләк-җимеш һәм җиләк культуралары үстерү, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары җитештерү һ.б. буенча проектларны гамәлгә ашыра алачак. Терлекчелек юнәлешендәге проектларга 5 млн. сум (СПоК фондына 6 млн. га кадәр керткәндә), башка юнәлешләргә 3 млн. га кадәр (4 млн. га кадәр керткәндә) бүлеп бирелә. Гаризалар һәм документлар кабул итү 2020 елның 31 мартында тәмамлана. Тулырак мәгълүмат - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында, “Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр”, һәм “Кече хуҗалыкларны үстерү” бүлегендә. Белешмәләр өчен телефон - (843) 221-76-88 (8844), (843) 221-76-85.

2019 елда «Агростартап» проекты буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын республиканың 36 муниципаль районыннан 103 КФХ алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International