Татарстанда 100 дән артык спорт объектын ремонтлаячаклар

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Спорт объектларын капиталь ремонтлау программасын финанслау елына 500 млн. сумга кадәр артуы турында хәбәр итте. 2020 елда 19 корылмада эшләр башкарылачак, тагын берсендә технологик җиһазларны алыштырачаклар.

Биш елга исемлеккә республиканың барлык районнарында 106 объект кергән. Әлеге программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә 35 мең бала өчен түләүле һәм бушлай төркемнәрдә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү шартларын яхшыртылачак.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда ГТО нормаларын үтәү өчен тугыз яңа спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Республиканың 43 муниципаль районын 2023 елга кадәр мәйданчыклар белән тәэмин итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International