Лаеш районында кар чанасында боз астына төшкән 82 яшьлек балыкчыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Баткан балыкчыга урынга килгән балык саклау инспекторлары һәм ОСВОД коткаручылары ярдәм итте. Алар Тетеево бистәсе янында рейд үткәрделәр. Елга яры буйлап Кар чанасы аша үтеп, ярдан бер километр ераклыкта өлкән яшьтәге ир-атның суда булуын күрделәр. «Без әкренләп, бер-беребезнең аякларына тотынып, ир-ат янына якынлаштык һәм аны тартып чыгардык. Ул вакытта пенсионер бозлы суда 20 минуттан артык вакыт үткәргән", - дип сөйли инспекторлар.
Сак булыгыз! Язын боз куркыныч!