Россельхозбанк тарафыннан «Южный парк» ТКда Суварстроит белән берлектә Татарстанда 2,7% ставкасы буенча беренче кредит бирелгән

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Бүген «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы "Суварстроит" төзелеш компаниясе белән берлектә ипотека кредиты программасын гамәлгә ашыру кысаларында еллык 2,7% ташламалы процент ставкасы белән беренче кредитлар бирүгә кереште. Россельхозбанк беренчеләрдән булып Лаеш районында төзелә торган «Южный парк» торак комплексында фатир сатып алуга ташламалы ипотека кредиты биргән. Хәзер биредә 9 йорт файдалануга тапшырылган, балалар бакчасы бар. 2020 елда тагын 4 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла, тагын бер яңа балалар бакчасы төзелә.

 Беренче бирелгән кредитларның гомуми күләме 12 млн 105 мең сум тәшкил итәчәк, беренчел реестрга килештерү өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында төбәк халкының гомуми суммасы 1,2 млрд сум булган 559 гаризасы хупланды һәм кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International