Ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырыла. Тантаналы чараларда Совет, Башкарма комитет җитәкчеләре, депутатлар, авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар советы вәкилләре катнаша. Сәламәтлеге буенча бәйрәм чараларында катнаша алмаган ветераннарны өйләренә барып котлыйлар. Истәлекле бүләкләрне сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары алачак.