Лаеш районы социаль-икътисадый үсеш рейтингында лидерлар өчлегендә үз позицияләрен саклап кала

2020 елның 6 марты, җомга

2020 елның гыйнвар ае өчен Татарстан районнарының социаль-икътисадый үсеше рейтингы республика Икътисад министрлыгы сайтында басылды. Гыйнвар ае өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Лаеш (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били. Җан башына исәпләгәндә, республика буенча төяп җибәрелгән продукция күләме 51,21 мең сум тәшкил итте.

2020 елның 1 февраленә республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% тәшкил итә. 32 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбән. Иң аз эшсезлек дәрәҗәсе Актаныш (0,16%), Аксубай (0,2%) һәм Лаеш (0,2%) муниципаль районнарында, иң зур – Алабуга (1,08%), Яшел Үзән (0,97%) һәм Теләче (0,82%) муниципаль районнарында теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International