Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Үзеңне республика тарихында тап” конкурсы старт алды. Җиңүчегә - «айфон» биреләчәк. Катнашу өчен гаилә фотосын һәм аның белән бәйле тарихны (1920 елдан 2020 елга кадәр) электрон почтага җибәрергә кирәк 100let.tassr@mail.ru
Конкурста Татарстанның алты яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала.
Оештыручылар конкурска гаризалар 2020 елның 20 апреленә кадәр кабул итә.