Бүген Лаеш районы башлыгы гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады:
«Сез җәмгыятьтә төп рольләрне уйныйсыз, безне, ир-атларны яңа җиңүләргә рухландырасыз. Сезгә наз, кайгырту, элегантлык, һәм, шул ук вакытта батырлык һәм түземлек хас. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, мәхәббәт, бәхет һәм шатлык телим. Янәшәгездәге кешеләр сезгә карата ярдәмчель һәм ышынычлы булсын!"
Бәйрәм мәдәният йортында узды.
Лаеш районы матбугат хезмәте