7 март көнне Татарстан территориясендә көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин, дип билгеләп үтә метеорологлар. Шул ук вакытта республика территориясендә, синоптикларның якынча фаразына караганда, элек урнашкан аномаль җылы һава торышы сакланачак. 2020 ел башыннан Казанда элегрәк урнаштырылган температура абсолют максимумнары унбер тапкыр артып киткән яки яңадан ирешелгән.
Лаеш районы матбугат хезмәте