Татарстан дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы төбәк башкарма хакимият органнарының нәтиҗәлелек рейтингын җитәкли. Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) 2019 ел өчен йомгаклау исемлеген әзерләде. Төбәкләрдә яшьләр сәясәтен алып баручы хакимиятләрнең эшен 85 критерий буенча бәяләделәр. 2019 елда аларны дүрт блокка — чаралар, дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итү, инициативалы яшьләргә һәм коммерциячел булмаган оешмаларга финанс ярдәме күрсәтү һәм агымдагы елның өстенлекле юнәлеше буенча чаралар комплексы бүлештеләр. Мәгълүматны «Россия яшьләре»АИС җыйды. Татарстан Республикасы беренче урынны алды, икенче урында — Ростов өлкәсе, өченче урында-Төмән өлкәсе. Лаеш районы матбугат хезмәте