Татарстанда милли проектлар буенча узган ел 341 социаль һәм инфраструктура объекты төзелгән һәм ремонтланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы президиумы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.
"Мәктәпләр һәм балалар бакчалары. Диспансеризация үткәрү өчен күчмә медицина үзәкләре сатып алынды, ФАПлар урнаштыру, чистарту корылмаларын реконструкцияләү дәвам итте. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә 1,5-3 яшьлек балаларны ясле урыннар белән тәэмин иттеләр, бу программа агымдагы елда да дәвам итәчәк. Физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр саны артты. Поликлиникаларның сыйфатлы мохитен булдырдык",-диде ТР беренче вице-премьеры.
Нигъмәтуллин сүзләренә караганда, узган ел республикада илкүләм проектлар составында 49 төбәк проекты гамәлгә ашырылган. Тулаем алганда, 2019 елда милли проектларны гамәлгә ашыруга 27,4 млрд. сум җибәрелгән, алар тулысынча үзләштерелгән.
«Төзелгән социаль әһәмиятле объектларның максималь йөкләнеш белән кулланылуы зарур,-дип тәмамлады сүзен ТР беренче вице-премьеры. - Халыкның табигый артуын, көтелгән гомер озынлыгын һәм реаль уртача айлык хезмәт хакы дәрәҗәсен тәэмин итү буенча зур эш башкарасы бар».
Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән милли проектлар бөтен ил буенча 2019 елдан бирле тормышка ашырыла.
Лаеш районы матбугат хезмәте