Кадерле хатын-кызлар! Халыкара хатын – кызлар көне-8 Март белән иң җылы, ихлас котлауларны кабул итегез!
Хәзерге җәмгыятьтә сез төп рольләрне уйныйсыз. Сәяси процессларда катнашасыз, хәйриячелек белән шөгыльләнәсез, үз эшегезнең искиткеч белгечләре, ышанычлы җитәкчеләр һәм актив җәмәгать эшлеклеләре булып торасыз. Сезгә катлаулы бурычлар куеласа да, сез теләсә нинди кыенлыкларны да җиңеп чыга аласыз, һәм безне - ирләрне - яңа җиңүләргә рухландырасыз. Сез һәрвакыт матур, сөйкемле һәм зәвыклы. Ә кирәк икән, кыю һәм батыр.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз-сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, ветераннарның тол хатыннары, барлык өлкән буын хатын-кызларына бүген аеруча зур рәхмәт.
Барлык әниләргә, күп балалы, тәрбиягә бала алган хатын-кызларга, яраткан йөрәк, игелек һәм ярдәмчел булганнары өчен рәхмәт әйтәсем килә.
Лаеш районының барлык хатын-кызларына хезмәт сөючәнлеге һәм ярдәме, аңлавы һәм зирәклеге, дөньяны матуррак һәм шатлыклырак, игелеклерәк итү сәләте өчен зур рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, мәхәббәт, бәхет һәм шатлык телим. Янәшәгездәгеләр сезне һәрвакыт сөендереп торсын!