Россия Сәламәтлек саклау министры Комлы Кавал амбулаториясендә булды

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Россия төбәкләре сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын башлап җибәрүгә әзерләнәләр. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Лаеш районының Комлы Кавал авылындагы амбулаториядә булу кысаларында хәбәр итте. Аны Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов һәм Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков озатып йөрде. Карау барышында федераль министр республикада медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Ул искәрткәнчә, төбәкләрдә модернизацияләү программасы бу елның июлендә старт алачак.

Хәзерге вакытта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында региональ программаларны яклау бара, бердәм форматта формалаша торган барлык тәкъдимнәрне цифрлаштыру бара. Проект медицина оешмаларын стандартларга туры китерүгә юнәлдерелгән. ФАПларны һәм амбулаторияләрне бердәм челтәргә тоташтырганнан соң, цифрлы мәгълүматларны тапшыру авыруның электрон тарихын формалаштырырга һәм телемедицина технологияләрен кулланып табиб консультацияләрен үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Вертикаль-интеграцияләнгән системаны булдыру өчен илебездәге иң яхшы эшләнмәләр кулланылачак.

"Цифрлы повестка бик актуаль, чөнки табиб үз агымында кабат кабул итүне планлаштырырга, билгеләнгән дәвалау курсын карарга онытмаска тиеш. Шул ук вакытты, югары медицина оешмасы белән консультацияләр үткәрү мөмкинлеген булдыру бик мөһим», - дип билгеләп үтте Министр.

 

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International