Илдус Зарипов гадәттән тыш хәлләр комиссиясе вәкилләре белән очрашты

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Бүген Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов гадәттән тыш хәлләр буенча республика комиссиясе вәкилләре белән очрашты, анда районда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Хәзерге вакытта торак пунктларның, бакчачылык берләшмәләренең янгын куркынычсызлыгы торышын планнан тыш тикшерүләр үткәрелә.
Язгы-җәйге чорда янгыннар саны арта. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, һәр өченче янгын ут белән саксыз эш итү аркасында башлана. Төп сәбәпләр арасында-чүп-чар һәм коры үләнне контрольсез яндыру .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International