Бүген Илдус Зарипов гражданнарны кабул итте

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районы Советында Илдус Зарипов гражданнарны кабул итте. Аерым алганда, Лаеш районында авыл х уҗалыгын үстерү, юллар төзү, инвалид гаиләгә торак бүлеп бирүне тизләтү, шулай ук җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Гражданнарны кабул итү һәр сишәм бе көнне 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр үткәрелә. Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көнне 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча башкарыла: Лаеш шәһәре, Беренче Май урамы, 3 9 йорт, каб.17 яки 8 ( 84378) 25727 телефон номеры буенча.

 

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International