Бүген Илдус Зарипов аппарат киңәшмәсе үткәрде

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Бүген Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты, Совет һәм муниципаль район Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, район үзәге оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, белгечләр белән аппарат киңәшмәсе үткәрде.

Киңәшмә кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге башлыгы райондагы оператив хәлләр турында сөйләде, Лаеш муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы эше турында фикер алыштылар, генераль планнар, җирдән файдалану һәм авыл җирлекләрен төзү кагыйдәләре буенча эшләрнең торышы турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары да яңгырады һәм коронавирус йогышын профилактикалау турында чыгыш тыңланды.

 

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International