Пәрәү авыл җирлегендә ветераннарга истәлекле медальләр тапшырылды

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Пәрәү авыл җирлегендә тантаналы чара узды. Тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды.

Медальләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марс Вәлиев һәм Пәрәү авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Равия Евдокимова тапшырдылар. Ветераннарыбызга сәламәтлек, озын һәм бәхетле гомер телибез!

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International