Лаеш техникумы WorldSkills стандартлары буенча белгечләр әзерли башлады

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Лаеш техникумы WorldSkills стандартлары буенча белгечләр әзерли башлады. Техник-икътисад техникумы «эшмәкәрлек», «бухгалтерлык исәбе» компетенцияләре буенча демонстрацион имтихан үткәрү үзәге статусын бирү турында аттестат алды. Аттестация сынауларын узган чыгарылыш сыйныф укучылары бер үк вакытта WorldSkills Russia стандартлары нигезендә һөнәри компетенцияләр дәрәҗәсен раслаучы диплом һәм документ алачаклар (Skills Passport) һәм автомат рәвештә яшь профессионалларның  базасына кертеләчәк.

WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтихан – ул югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының урта һөнәри белем бирү программалары буенча чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе формасы.

 

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International