Илдус Зарипов Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышын уздырды

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Бүген район Советында Лаеш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы булды. Чараны район җитәкчесе – Лаеш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе рәисе Илдус Зарипов үткәрде. Утырыш Лаеш муниципаль районы прокуроры Дмитрий Белянин, комиссия әгъзасы – Лаеш районы буенча Эчке эшләр бүлеге башлыгы Радик Егоров катнашында узды.

Контроль-хисап палатасы рәисе Николай Федонин бюджет акчаларын тотканда һәм муниципаль милекне кулланганда коррупцион хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау буенча район Контроль-хисап палатасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тотты. Норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү нәтиҗәләре турында район башкарма комитетының юридик бүлеге башлыгы Александр Виноградов сөйләде.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупцион күренешләрне киметү буенча чараларны оештыру турында «Лаеш РҮХ» ДАССОның баш табибы урынбасары Гөлнур Сәйфетдинова сөйләде.

Лаеш муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Марина Карпова муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан коррупция фактлары турында гражданнарның шикаятьләре һәм мөрәҗәгатьләренә анализ үткәрү һәм коррупция турында халык фикерен мониторинглау нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.

 

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International