Татарстанда махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде

2020 елның 13 марты, җомга

Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелә.

Шуңа бәйле рәвештә, халыкара спорт чаралары санитар-эпидемиологик режимы туктатылган вакытка кадәр күчерелде, ә спорт матчлары (даими уеннар) тамашачылар катнашыннан башка үткәреләчәк. Моннан тыш, мәдәни чаралар соңрак вакытка күчерелгән, планлаштырылган гастроль концертлары бары тик оештыручылар кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен таләпләрнең бөтен исемлеген төгәл үтәгән очракта гына, шәхсән тамашачылар сәламәтлеге өчен тулы җаваплылык алган очракта гына мөмкин.

11 мартта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирусның дөнья буйлап таралуын пандемия дип бәяләде. Соңгы мәгълүматларга караганда, коронавирус белән авыручыларның гомуми саны төрле илләрдә 135 мең кешегә җиткән. Бөтен дөнья буенча корбаннар саны 5 мең кешегә якынлашкан, 70 меңнән артык кеше дәвалана алган.

Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә 34 авыру очрагы теркәлгән: 31 россияле, 2се - Кытай гражданнары һәм 1се-Италия гражданины. Кытай гражданнары һәм россияле сәламәтләнделеп, хастаханәдән чыгарылды. Шулай ук Япониядә Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән өч россияле сәламәтләндерелде.

 

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International