Илдус Зарипов бүген аппарат киңәшмәсе үткәрде

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районы Советында район башлыгы урынбасары, Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, район Советы һәм Башкарма комитеты структур бүлекчәләре җитәкчеләре, район үзәге оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, район уку йортлары директорлары, белгечләр катнашында киңәшмә үткәрде. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- районда оператив хәлләр турында;

- 2020 елда язгы кыр эшләренә әзерлек турында;

- 2019 елда Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге күрсәткечләре турында;

- 2019 елда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек нәтиҗәләре турында;

- «Егорьевский теплицалары» комплексы эше турында.

 

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International