Татарстан юлчылары төбәк юлларын һәм күперләрне язгы су басуга әзерли башладылар. Потенциаль куркыныч участоклар ачыкланды. Анда сигнал челтәрләре урнаштырылган, юл кырыйлары һәм чокырлары кардан чистартылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.
Шулай ук юл хезмәткәрләре ныгытуны таләп иткән күперләрне дә тикшерделәр. Моннан тыш, су үткәрү торбалары һәм кече күперләр, лотоклар һәм тиз агымнарны кардан һәм боздан чистарту эшләре бара. 12 449 торбаның 11 874 е, ягъни 95% ы чистартылган инде. Кюветларны һәм су бүлү каналларын кардан чистарталар.
33 379 куб. метр вак таш, ком һәм башка материаллар әзерләнде. 3 740 метр пиломатериал һәм металл торбалар әзерләнде.
Лаеш районы матбугат хезмәте