Бүген Илдус Зарипов гражданнарны кабул итте

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районы Советында Илдус Зарипов гражданнарны кабул итте. Аерым алганда, Лаеш районында авыл хуҗалыгын үстерү, юллар төзү, район территориясендә балалар һәм спорт мәйданчыклары булдыру мөмкинлеген карау, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Гражданнарны кабул итү һәр сишәмбе көнне 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр үткәрелә. Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көнне 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча башкарыла:
Лаеш шәһәре, Беренче Май ур.39 йорт, каб. 17 яки 8(84378) 25727 телефон номеры буенча.

 

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International