Илдус Зарипов Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернатында булды

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районы җитәкчесе Илдус Зарипов һәм Россия җыелма командасы тренеры, тоталь-сукыр футбол буенча Россия Милли Лигасы вице-президенты, Николай Кутузов мөмкинлекләре чикле балалар өчен Лаеш интернатында булдылар.

Соңгы биш елда интернатта тәрбияләнүчеләр Татарстан һәм Россия чемпионатларыннан 58 алтын, 76 көмеш, 44 бронза медаль алып кайттылар.

«Ышанам, бу әле чик түгел. Без сезнең җиңүләрегез белән сокланабыз һәм горурланабыз! Чын күңелдән сезгә киртәләрне җиңүдә җиңеллек телим! Сезнең казанышларыгыз-ихтыяр көче, рух көче, үз-үзеңә ышаныч һәм тормышка чиксез мәхәббәт үрнәге", - дип билгеләп үтте Илдус Зарипов.

Бүген үк Татарстан беренчелегенә һәм чемпионатына әзерлек кысаларында республика җыелма командасы һәм интернат укучылары арасында иптәшләрчә матч узды.

 

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International