Язгы кыр эшләре башланды. Аграрийларның әзерлеген бүген Илдус Зарипов һәм авыл хуҗалыгы министры урынбасары тикшерде

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Бүген Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов районның кайбер агрофирмаларында булдылар, язгы кыр эшләренә әзерлек белән таныштылар. 

 Лаеш районында язгы эшләргә беренчеләрдән булып Кирби авылында керештеләр- бөртекле культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыра башладылар . Бүгенге көндә район буенча техник әзерлек 98% тәшкил итә. 

Лаешрайоны матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International