Татарстанда дистанцион укытуга күчкән мәктәпләргә һәм югары уку йортларына ярдәм итү өчен "Кайнар линия" эшли башлады

2020 елның 20 марты, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дөньяда коронавирус таралу сәбәпле, вакытлыча дистанцион укуга күчкән мәктәпләргә, урта һәм югары уку йортларына ярдәм итү өчен "Кайнар линия" ачты. Бу тема буенча үз сорауларыгызны (843) 294-95-70 телефоны буенча, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин.

- Белгечләр ата - аналар берләшмәсе, педагоглар һәм мәгариф белән идарә итү органнары, мәктәпләрнең, колледжларның, техникумнарның һәм вузларның эпидемиологик ситуациядә дистанцион укытуны оештыру буенча сорауларына җавап бирәчәкләр,-дип билгеләп үтә ведомствоның матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез,Татарстан укучылары 21 мартка кадәр дистанцион укуларда. Аннан соң каникуллар башлана. Коронавирус белән хәл нормальләшмәсә, ялдан соң балалар on-line укуларын дәвам итәчәк. Казан студентларының күбесе 1 апрельгә кадәр дистанцион укытуда.

Исегезгә төшерәбез, 19 марттан Татарстанда коронавирус аркасында югары әзерлек режимы кертелде. Моннан тыш, 15 апрельгә кадәр республикада Махсус санитар-эпидемиологик режим гамәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International