Илдус Зарипов кайбер авыл хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде

2020 елның 21 марты, шимбә

Бүген Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов кайбер авыл хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. Ул Егорьево авыл җирлегендә «Березовка» ҖЧҖдә (чәчү мәйданы 1815 га), Пелево авыл җирлегендә «Родные Просторы» АХКСЫНДА (2413 га), Державино авыл җирлегендә «Агро-5» ҖЧҖдә (чәчү мәйданы 1016 га), Чирпы авыл җирлегендә «Гинсбург В.С.» КФХсында (чәчү мәйданы 1439 га) һәм «Зарипов Г. Б.» крестьян-фермер хуҗалыгында (825 га) булды.

Хуҗалыкларда орлыклык материал запасы 100 % ка әзерләнгән. «Березовка», «Родные Просторы», «Агро-5» авыл хуҗалыкларында техниканың әзерлеге - 85 %, калганнарында - 100 %.

Илдус Зарипов минераль ашламалар әзерләү буенча эшне көчәйтергә кушты, һәм республика авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2020 ел уңышы өчен бюджет акчалары бүлеп бирелә, дип искәртте. Акчалар чәчү мәйданына 35 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүче минераль ашлама туплаган хуҗалыкларга бирелә.

Агымдагы елда гектарына 70 килограммнан артык тәэсир итүче матдә туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечләр булган районнарга активлашырга кирәк. Минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алу һәм туфрактан минераль элементлар чыгаруны тулыландыру нигезе булып тора. Ашлама уңдырышлылыкны арттырып кына калмый, аның сыйфатын да яхшырта: шикәр, май һәм аксым, шулай ук биологик актив матдәләр микъдары арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International