1 апрельдән Татарстанда зур йөк машиналары хәрәкәтенә чикләүләр кертеләчәк

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

1 апрельдән Татарстан территориясендә зур йөк машиналары өчен вакытлыча чикләүләр кертелә.
Йөк машиналары хәрәкәте төбәк әһәмиятендәге 344 юлда чикләнгән. Чикләүләр 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Шул ук вакытта кайбер транспорт чараларына чикләүләр кагылмый. Сүз пассажир автобуслары, азык-төлек продуктларын, хайваннарны, дару препаратларын ташу һәм башка транспорт турында бара.

Моннан тыш, 20 майдан 31 августка кадәр 10: 00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда көндезге һава температурасы 32°C дан югарырак булганда, төбәк әһәмиятендәге барлык автомобиль юлларында авыр йөк ташучы машиналар өчен чикләүләр кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International