Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Татарстанда буран көтелә

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Климат шартларының кискен үзгәрүе турында ГТХМ хезмәткәрләре Татарстан халкын кисәтә. 23 мартта 18 сәгатьтән, төнлә һәм көндез 24 мартта республикада кискен җил һәм кар бураны көтелә.

Җил тизлеге төнлә 22 м/с һәм көндез 17 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Буран аркасында күз күреме 500 метрга кадәр кимиячәк һәм аннан да түбәнрәк булачак.

Татарстан халкына балаларны караучысыз калдырмаска киңәш итәләр, шулай ук урамда йөрүне чикләүне сорыйлар. Шулай да һава торышында урамда калучыларга биналар эчендә яшеренергә киңәш итәләр. Мөмкин булганча реклама конструкцияләрен, элмә такталарын, юл билгеләрен һәм электр тапшыру линияләреннә якын килмәскә кирәк. Шулай ук агач ботаклары да куркыныч тудыра.

Автомобиль йөртүчеләрне тизлек режимын сакларга һәм игътибарлы булырга, шулай ук хәрәкәтнең башка катнашучыларын хөрмәт итәргә һәм авария хәлләренә юл куймаска кушалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International