Валюта базарында короновирус аркасындагы тирбәнешләр булу сәбәпле, эшмәкәрләр өчен махсус колл-үзәк эшли башлады.
Актуаль сорауларга Татарстан эшкуарлары хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре җавап бирәчәк. Шалтыратулар дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге 9дан кичке 6га кадәр 203-29-08 номеры буенча кабул ителә.