Бүген Илдус Зарипов гражданнарны кабул итте

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районы Советында Илдус Зарипов гражданнарны кабул итте. Аерым алганда, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү тәртибе, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тиешле ташламалар, кече һәм урта бизнеска күрсәтелә торган ярдәм һ.б. сораулар каралды.

Гражданнарны кабул итү һәр сишәмбе көнне 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр үткәрелә. Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көнне 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча башкарыла:
Лаеш шәһәре, Беренче Май ур.39 йорт, каб. 17. яки 8(84378) 25727 телефон номеры буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International