Бүген мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бәйрәмдә әлеге һөнәр вәкилләре Татарстан халкын үзләре сөендерергә булдылар. Лаеш районы Хәерби авылы мәдәният йортында концерт узачак. Тик тамашачылар юк. Татарстанда кертелгән эпидемиягә каршы режимга бәйле рәвештә, ул онлайн форматта узачак. Концертка барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Турыдан-туры трансляцияне @Laishevolife Instagram да битендә алып барачакбыз-Лаеш районының рәсми сайты
Программада-дәртле биюләр, баянчылар чыгышлары, яраткан «Ак калфак» коллективы һәм Эльвира Искәндәрова.
Концерт 18.00 сәгатьтә башлана.