Татарстанда атна ахырына кадәр дәвам итәчәк җылылык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге сайтында хәбәр ителә.
Республика территориясендә аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшем көтелми. Җил уртача. Көндез +9 градуска кадәр җылыну көтелә, ә төнлә -7 градуска кадәр салкын булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык.