Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Яшәү урыннарын бары тик кискен кирәк булганда гына ташлап китәргә мөмкин. Урамнарда, паркларда йөрү тыела. Ял, күңел ачу, тамаша, мәдәни, физкультура, спорт, күргәзмә, мәгърифәтчелек, реклама һәм башка шундый чаралар үткәрү, шулай ук тиешле хезмәтләр күрсәтү, шул исәптән мәдәният һәм ял паркларында, сәүдә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә (комплексларда), аттракционнарда һәм гражданнар күпләп йөри торган башка урыннарда да рөхсәт ителми.

1 апрельдән Татарстанда муниципальара маршрутларда пассажирлар һәм багаж ташуны туктатачаклар.

Татарстан халкына республикадан читкә чыгарга киңәш ителми.

Сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләре, ваклап сату базарлары, азык-төлек товарлары, даруханәләр һәм даруханә пунктларыннан тыш;

Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү объектлары ябылган, мондый объектларның биналарына барып кермичә, гражданнарга хезмәт күрсәтүдән тыш, шулай ук заказлар китерүдән тыш. Матурлык салоннары, СПА-салоннар, косметика, массаж салоннары, мунчалар, сауна ябылган. Шәхси транспортта бары тик эшкә (әгәр кеше үз-үзен изоляцияләү көннәрендә эшкә чыгарга хокуклы булса) яки яңа регламент нигезендә генә чыгарга мөмкин булачак.

Эшне кем дәвам итә? Өзлексез цикл предприятиеләре, сәламәтлек саклау учреждениеләре, азык-төлек кибетләре, даруханәләр һәм тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче башка оешмалар хезмәткәрләре. Республиканың барлык халкына, аерым язылган категорияләрдән тыш, өйдә утырырга кирәк. Бу бигрәк тә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кагыла.

Чикләү чарасы коронавирусның яңа типтагы Covid-19 таралышына каршы торуга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International