Татарстанда яшәү һәм үз-үзеңне изоляцияләү өчен файдалы сервислар һәм хезмәтләр белән сайт булдырганнар.
Yardam.ru порталында әзер ризык, азык-төлек һәм дарулар, психологик ярдәм, федераль һәм республика кайнар линияләре, белем бирү ресурслары, читтән торып эшләү, Бизнес һәм дәүләт белән онлайн-хезмәттәшлек итү өчен сервислар турында мәгълүмат бар.
Хәзер сайтта 140 тан артык сервис тәкъдим ителгән, аларның 70тән артыгы азык-төлек һәм әзер ризык китерү буенча. Барлык блокларда да Татарстан товарлары һәм хезмәтләре белән тәэмин итүчеләр катнаша.