Татарстан хөкүмәте үз-үзеңне изоляцияләү вакытында махсус үткәргечләр алу тәртибен раслады

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Татарстанда республикада яшәүчеләргә үз-үзеңне изоляцияләү чорында хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибе гамәлгә кертелде. ТР Хөкүмәтенең тиешле карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Теләгән кеше 2590 номерына SMS-хәбәр  җибәрергә тиеш. Тексты: РЕГИСТРАЦИЯ#Фамилия Имя Отчество#серия и номер паспорта#адрес фактического места проживания#Согласен(а) на обработку персональных данных (в качестве примера – РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9#Согласен(а) на обработку персональных данных).


Шуннан соң аңа уникаль теркәү коды белән SMS-хәбәр киләчәк.

Аннары «ЦЕЛЬ» тексты белән 2590 номерга кабат SMS-хәбәр җибәрергә кирәк.

Судка бару, балаларны белем бирү оешмасына илтү, медицина яки ветеринария оешмасына бару, җирләүләрдә катнашу, паспорт алу яки яңадан торгызу өчен рөхсәт алынырга мөмкин. Моннан тыш, аларны бакчага бару яки аннан кайту, почта һәм кредит оешмаларына бару өчен рәсмиләштерергә мөмкин.

Рөхсәтне шулай ук авыру туганнарына дару, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр илтү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен дә алырга мөмкин, диелә карар текстында.

Әгәр гражданин уникаль рөхсәт коды язылган җавап SMS-хәбәр алса, ул аның гамәлдә булган чорында күрсәтмәне үз эченә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International