Татарстанда өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар эшли

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы "Ак Барс Банк" Цифрлы трансформация үзәге командасы белән берлектә үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар алу өчен сервис эшәтеп җибәрде. Татарстан әлеге системаны гамәлгә ашырган ил күләмендә беренче төбәк.

30 марттан башлап Татарстан территориясендә коронавирус инфекциясенең киң таралуына юл куймау сәбәпле, республиканың барлык халкы өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Аны сыйфатлы үтәү һәм гражданнарга уңайлы булсын өчен яңа сервис эшли башлады, анда өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар рәсмиләштерергә мөмкин. Проект Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәге "Ак Барс Банк" белән берлектә тормышка ашырылган.

Пропуск алу өчен системада теркәлергә кирәк. Моның өчен шәхси мәгълүматларны һәм эшкәртүгә ризалык күрсәтеп, 2590 кыска номерга SMS җибәрергә кирәк булачак. 
Җавап хәбәрендә яшәүченең шәхесен һәм аның яшәү урынын идентификацияләүче уникаль код киләчәк. Системада республиканың барлык халкына теркәлергә киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International