Татарстанда яңгыр, кар һәм көчле җил көтелә

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

2 апрельдә Татарстан территориясендә шактый салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә явым-төшем көтелми, көндез урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал.

Моннан тыш, көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан талгын җил булачак, ул иртән һәм көндез, Казанны да кертеп, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр көчәячәк, дип кисәтә метеорологлар.

Төнлә һава температурасы -1дән алып -6 градуска кадәр. Тәүлекнең якты вакытында һава +2, +7 градуска кадәр җылыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International