Прокуратура коронавирус йогышы таралуга каршы торуга юнәлтелгән чаралар турында хәбәр итте

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 30 мартындагы 234 номерлы карары буенча яңа коронавирус инфекциясе таралуга, шулай ук гражданнарның һәм транспорт чараларының хәрәкәтен чикләү белән бәйле кайбер яңа чаралар кертелде. Элек билгеләнгән тыюлардан тыш, беренче чиратта кирәк булган товарларны сата торган сәүдә объектларының, шулай ук мобиль элемтә хезмәтләре күрсәтү объектларының гомуми мәйданы 100 кв. метрдан артмаган очракта эше вакытлыча чикләнгән.

Шулай ук гражданнарны санаторийларда, сәламәтләндерү балалар лагерьларында, хезмәт командировкаларында булган затлардан тыш, броньлау һәм урнаштыру туктатылды.

Кабул итүче оешмаларга урнаштырылган затларның үз-үзләрен изоляцияләү өчен шартлар тәэмин итү һәм аларның яшәү вакыты тәмамланганчы, озайту мөмкинлегеннән башка, кирәкле санитар-эпидемиологик чаралар үткәрү, шулай ук әлеге затларның яшәү биналарында аларны тукландыруны оештыру күрсәтмәсе бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International